понедельник, 14 июля 2008 г.

ЯрКэеф: нерсэ ул - альтернатив музыка?

«Яна Гасыр» радиосы DJ-е Элнар ЯрКэеф

Бугенге кондэ еш кына «Музыкаль мэдэниятебез, эстрадабыз артка тэгэри» дигэн сузне ишетергэ туры килэ. Бу бик бэхэсле мэсэлэ – жыр мэйданында торле эчтэлектэге музыканы ишетергэ момкин. Хичшиксез, музыканы яратучы, аны игътибар белэн тынлаучы гади халык та, профессиональ музыкант та бу олкэдэ уз фикеренэ ия, хэм мона анын хакы бар. Кемгэдер ошый яисэ ошамый, кемдер гел мактап, хуплап кына тора, кайберэулэре битараф булырга момкин, э кемнэрдэндер катгый тэнкыйть сузлэре дэ ишетергэ туры килэ. Белэме, белмиме – хэркемнен бугенге музыкага карата уз карашы. Музыканы, койне ботенлэй яратмаучылар да очрыйдыр курэсен, Эмма барыбер безнен хэрберебез музыка олкэсендэ узен ин дорес фикер йортуче, ин камил зэвык иясе дип белэ курэсен, эйтерсен барысы да «музыка белгечлэре»!

Лэкин, эйдэгез, тынлыйк хэм уйлап карыйк, бу чыннан да шулай микэн? Музыкаль мэдэният бик интенсив усеп килэ дип эйту бик ук кочле янгыраса да алга таба хэрэкэт итэ. Поп эстрадабызга яна яшь башкаручыларнын аяк басулары, шул ук жырчыларнын кон саен FM дулкыннарда янгыраулары, PR-акциялэр, янадан-яна музыкаль проектлар булдыру, яна кыю музыкаль юнэлешлэрнен барлыкка килуе – болар барысы да музыкаль индустриянен усешенэ, кинэюенэ турыдан туры юнэлтелгэн куренешлэр. Мэдэният бер урында гына торса, артка тэгэрэсэ, мондый узгэрешлэр булыр иде микэн сон? Яшьэрнен яна идеэлэрен тормышка ашыру планнарын, анны пропагандалау, халык анына кочлэп такмыйча гына таныштыру йозеннэн булса да АЛЬТЕРНАТИВ МУЗЫКА турында «АЛГА» Интернет радио аша булса да сезгэ житкерэсебез килэ.

Альтернатив музыка – ул узенэ курэ бер аерым донья, аерым планета. Музыканын бу торенэ килгэндэ ин беренче тойгылар бик ук позитив эзлэр калдырмый, куп очракта тынлаучылар тарафыннан бу музыка анлашылмыйча кала, чонки татар халкынын колагы бары тик традицион законнарга корылган музыканы ишетергэ кунеккэн. Бу начар куренеш тугел, безнен татар халкынын фольклор урнэклэре, шулай ук традицион поп эстрадабыз – болар барысы да яшэргэ тиеш, бу музыканын тынлаучысы бик куп, эмма, музыкаль мэдэниятенен усешен истэ тотып, альтернатив музыка олкэсендэ эшлэучелэр, мэсэлэн, шул ук фольклор урнэклэрен башка музыкаль традициялэргэ корып, узлэренчэ интерпритациялилэр. Альтернатив музыкасынын уз вакыты, уз законнары, уз тынлаучы-тоемлаучысы, тэнкытчесе булырга тиеш. Ин беренче чиратта, шуны искэртеп китэргэ кирэк, альтернатив музыка ул татар поп-эстрадасыннан аерылып тора, бу юнэлеш кубрэк Европа, Конбатыш музыка традициялэренэ корылган. Бугенге татар сэхнэсендэ альтернатив музыкадан кубрэк рок, рэп, хип-хоп, этно рок янгырый, хэм аермалы буларак R&B стиле дэ уз юлын ярып килэ. Золфия Камалова, Энвэр Измайлов, Kazan Gruppasi Bedretdin – бу музыкантларнын исемнэре инде бездэ генэ тугел, э куп кенэ чит иллэрдэ дэ таныш, аларны без татар альтернатив музыкасын тудыручылар дип тэ эйтэ алабыз. «AzaN Project», Rezeda, ШэКур, Ильсоя Бэдретдинова, Мубай, Исмаил, «Ittifaq», Самира, Барбекю, Жэмилэ, Иделия – бу яшьлэр хэзерге кондэ безнен татар мэдэниятына яна музыкаль сулыш алып килэлэр, элбэттэ, бу аларнын беренче альтернатив адымнары гына, Эмма алар арасында инде кубесе хэйран гына унышларга ирешеп, шуш юнэлештэ эшлэрен дэвам итэлэр. Алга таба сезнен игътибарга яшь альтернативчиклар турында тулырак мэгьлумат житкерербез. «Алга»!!!

Слушайте Алга!Radiosy Winamp
Слушайте Алга!Radiosy Windows media player